26 апрель көнне Актанышта Г. Тукайның туган көнен билгеләп үттеләр. Чара иртән башланган бәйрәмнең дәвамы буларак, көннең икенче яртысында район мәдәният йортында узды. Анда безнең мәктәптән дә укытучылар, укучылар катнашты.
Сәхнәдә Тукай портреты, чараны слайдлар озатты. Сәхнәдә чыгыш ясаучылар шагыйрьнең төрле әсәрләре сәхнәләштерде, шигырьләрен укыды, районыбызның талантлы йолдызчыклары һәм танылган җырчылары сәхнә тотты.