Меңнәр авыл халкы территория җыештыру өмәсендә катнашты.
Кызлар арасында волейбол буенча район беренчелеге үтте. Ярышлар нәтиҗәсе буенча гимназия-интернатның кызлар командасы 3 нче урынны яулады (тренер Харрасова А.Р.). 9 нчы сыйныф укучысы Губаева Динара иң яхшы сакчы дип табылды. Котлыйбыз!
Мәдәният хезмәткәрләре өмәгә чыкты.
Иске Кормаш мәктәбенең 7-8 класс укучылары 26-28 нче апрельгә кадәр, агач утыртырга бардылар. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр. Молодцы!
Безнең “Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы”ның 1 класс укучысы Насыйрова Таңсылу “Лисенок” бөтенрәсәй конкурсында катнашты һәм 1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
Табигатьне саклау, аны пычратмау һәм экологик тәрбияне арттыру максатыннан 3 нче май көнне 1-9 нче класс укучылары белән “ Җир Хартиясе” дип исемләнгән класс сәгатьләре үткәрелде.
Балаларга тагын да кызыграк булсын өчен, без юл кагыйдәләренә багышланган эмблема ясадык һәм аны районда укучылар арасында үткәрелгән "Хәвефсез тәгәрмәч” бәйгесенә тәкъдим иттек.
Безнең башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы укучылары үзләрен чын рәссамчылар итеп күрсәттеләр һәм бик эчтәлекле стенгазета ясадылар.
1 май көнне Чөгәнә авылында "Карга боткасы" үткәрелде.