Безнең “Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы”ның 1 класс укучысы Насыйрова Таңсылу “Лисенок” бөтенрәсәй конкурсында катнашты һәм 1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Бу конкурста балалар төрле предметлардан үзләренең белем һәм күнекмәләрен тикшереп карыйлар. Таңсылу бу конкурста беренче тапкыр гына, ләкин ул сынатмады рус теле буенча алган белемнәрен күрсәтте. Аны бу җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә уңышлар телибез!