"Хәвефсез тәгәрмәч” стенгазетасы.

2016 елның 3 мае, сишәмбе

Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларга кечкенәдән үк "юл әлифбасын" өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру - әти-әниләрнең, балалар бакчасы тәрбиячеләренең, барлык педагогларның изге бурычы. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү күнекмәләрен тиз генә формалаштырып булмый. Бу- шактый катлаулы һәм зур түземлелек сорый торган эш. Өйдә, урамда, шөгыль вакытларында һәм башка чаралар ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен баланың күңеленә акрынлап сеңдерә барырга кирәк. Бары шул чакта гына юл билгеләре - ышанычлы ярдәмче, ә эш нәтиҗәле була.

Балалар арасында юл һәлакәтләрен булдырмау, юлда йөрү, беренче медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру максатыннан, 29 апрель  көнне районда укучылар арасында "Хәвефсез тәгәрмәч” бәйгесе үткәрелде. Бу бәйге нигезләмәсе шартларында стенгазета ясау да шарт итеп куелган иде. Безнең башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы укучылары үзләрен  чын рәссамчылар итеп күрсәттеләр һәм бик эчтәлекле стенгазета ясадылар. Аларны бу уңышлары белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International