Общешкольный туристический слет

2016 елның 3 мае, сишәмбе
30 апрель көнне мәктәп күләмендә туристик поход оештырылды. Походта укучыларның туристлык күнекмәләре күп кенә төрләр буенча тикшерелде.Укучылар контроль пунктларны табу һәм билгеләү,урында ориентлашу, сазлык аша чыгу, учак ягып су кайнату,азимутны дөрес билгеләү,топографик тамгаларны дөрес уку,беренче ярдәм күрсәтү һ.б. төрләрдән сыналдылар.Һәр пунктта укытучы апа-абыйлар аларга практик биремнәр һәм сораулар әзерләгән иде.Учак ягып бәрәңге пешерү,тәмле урман чәе белән сыйлану һәркемнең күңеленә хуш килде.Без барыбыз да бергәләп табигатьтә ял иттек,чын туристларча көнебезне файдалы һәм кызыклы үткәрдек.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International