Соңгы елларда республикабызда автотрпанспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән - көн арта. Шуның нәтиҗәсендә юлларда йөрү куркынычырак проблемага әйләнә бара. Алынган мәгълүматлар буенча юл йөрү һәлакәте көннән - көн арта бара. Кызганычка каршы, бу куркыныч хәлләр мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән дә килеп чыга.Балаларга катлаулы заманада, киләчәктә яшәү өчен кирәк булачак беренче тормыш сабакларын бирү, аларны иң гади һәм иң кирәкле тормыш иминлеге кагыйдәләре белән таныштыру – безнең иң изге бурычыбыз.Балаларныңюл йөрү кагыйдәләрен белмәүләре төзәтеп булмаслык аяныч хәлләргә китерергә мөмкин. Шуңа күрә дә без ата - аналар, педагоглар тарафыннан аңлату, өйрәтү эшләре тиешенчә алып барылырга кирәклеген аңлап, юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтүне алдыбызга максат итеп куйдык. Белем бирү эшчәнлеге барышында без төрледән - төрле яңалыклар кертергә тырышабыз. Еш кына традицион булмаган алымнарга да мөрәҗәгать итәбез. Балаларга тагын да кызыграк булсын өчен, без юл кагыйдәләренә багышланган эмблема ясадык һәм аны районда укучылар арасында үткәрелгән "Хәвефсез тәгәрмәч” бәйгесенә тәкъдим иттек.