7-майда Әтәстә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына тантаналы митинг үткәрелде
Г.Тукайның 130 еллыгы уңаеннан мәктәп күләмендә 1-7 класс укучылары арасында "Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә..." иллюстрацияләр бәйгесе узды.
Чөгәнә авыл клубы хезмәткәрләре һәм "Батырлык" патриотик клубына йөрүче балалар тыл ветераны Нәзифә Нургалиеваның өендә булдылар.
Г.Тукайның 130 еллыгы уңаеннан мәктәп күләмендә "И мөкатдәс,моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?" шигырь сөйләүче укучылар бәйгесе үтте.
8 май көнне Актанышбаш авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә салынган яңа һәйкәл ачу тантанасы һәм Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинг булачак.
Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Актанышбаш мәдәният йорты хезмәткәрләре сугыш чоры балаларының өйләрендә булдылар. Аларның хәлләрен белештеләр, бәйрәм белән котладылар һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Ф.М.Камаевның котлау открыткасын тапшырдылар .
Җиңү көне уңаеннан тантана узды
Җиңү көне уңаеннан тантана узды
Язның ягымлы кояшы якты нурлары белән күзләрне иркәләгән ямьле көннәрне Меңнәр мәктәбе укучылары, укытучылар, техник эшчеләр полосадагы агачларны агартырга чыктылар.
29 нчы апрель көнне Гуманитар гимназия-интернат базасында район химия hәм биология укытучыларының мастер-класс бәйгесе үтте. Бәйгедә районнан 26 укытучы көч сынашты. Меңнәр мәктәбе укытучысы Кашапова Л.Р. мактаулы 2 нче урынга лаек булды.