Меңнәр мәктәбе яңалыгы

2016 елның 7 мае, шимбә

29 нчы апрель көнне Гуманитар гимназия-интернат базасында  район химия hәм биология укытучыларының мастер-класс бәйгесе үтте. Бәйгедә районнан 26 укытучы көч сынашты. Укытучыларның профессиональ уңышларын бәяләү һәм аны тарату күнекмәләрен киңәйтү аша методик компетенцияләрен үстерү максатыннан уздырылучы бу конкурста Меңнәр мәктәбе укытучысы Кашапова Л.Р. мактаулы 2 нче урынга лаек булды. Без хезмәттәшебезне уңышы белән чын күңелдән котлыйбыз, аңа хезмәтендә яңадан яңа уңышлар телибез! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International