8 май көнне Иске Әлем авылында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы митинг үткәрелде . Митингта тыл ветераннары, сугыш чоры балалары катнашты. Котлау сүзләре белән Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Әнвәрова Д. М. һәм Актаныш муниципаль районы хәрби комиссириатының бүлек башлыгы Әхмәтҗанов Л. С.чыгыш ясадылар.Шулай ук митингта Яңа Әлем мәдәният хезмәткәрләре, укучылар катнаштылар.
Бүген, 8 май көнне Иске Әлемдә Совет армиясе сафларында үз бурычын үтәгәндә һәлак булган Ханов Данил Дамир улына обелиск куелды.
8 нче май көнне Яңа Әлем авылында Бөек Җиңүгә 71 ел тулуга багышланган тантаналы митинг үткәрелде.Митингта сугыш ветераны-Фәхретдинов Мирзаян Фәхретдин улы , тыл ветераннары, сугыш чоры балалары катнашты.
8 май көнне Чөгәнә авылында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы митинг булып үтте.
Җиңү көненә багышланган митинг.
План буенча Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 6 нчы апрель көнне мәктәптә 9 нчы сыйныфларда профтестлары үтте.
Кадерле Ветераннар һәм тыл ветераннары! Сезне Бөек Җиңүнең 71 еллыгы белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, тынычлык, һәр көнегезнең кадерен белеп, тынычлыкта яшәвегезне телибез! Бу сугышлар кабат кабатланмасын, җир йөзендә һәрвакыт тынычлык булсын.
Хөрмәт белән кадет интернат-мәктәбе.
Пучы авылы үзәгендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинг үтте. Һәйкәл янына барлык авыл халкы җыелды. Стройга тезелеп мәктәп укучылары килде .Сугыш ветераны һәм тыл ветераннарына урын түрдән бирелде . Митингта Пучы авыл җирлеге башлыгы Нуртдинов Н.З., Актаныштан килгән вәкил Хаев А.Р., җирлекнең Ветераннар советы исеменнән Басыров Ф.М. чыгыш ясадылар, чыгышлар мәктәп укучылары, авыл яшьләре катнашындагы концерт номерлары белән үрелеп барды.
Кадет интернат-мәктәбе “Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү” конкурсында “Иң зәвыклы костюм” номинациясендә җиңүче булды.
7 май көнне Ирмәш авылында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы митинг булып үтте. Митингта тыл ветераннары, сугыш чоры балалары һәм авыл яшьләре катнашты.