8 май көнне Иске Әлем авылында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы митинг үткәрелде . Митингта тыл ветераннары, сугыш чоры балалары катнашты. Котлау сүзләре белән Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Әнвәрова Д. М. һәм Актаныш муниципаль районы хәрби комиссириатының бүлек башлыгы Әхмәтҗанов Л. С.чыгыш ясадылар.Шулай ук митингта Яңа Әлем мәдәният хезмәткәрләре, укучылар катнаштылар.