ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2016 ел
шимбә

6 нчы май көнне башлангыч класс укучылары сугыш чоры баласы - Бания әбине очрашуга чакырдылар.

Җиңү  бәйрәмен  каршылап  Әтәс  авыл   китапханәчесе   һәм    мәдәният  хезмәткәрләре   һәйкәлләрне   чистарттылар,   веноклар   ясадылар

2б сыйныфы укучысы Фардиева Алиса (укытучысы - Камалова Нурсия Закариовна) математика фәне буенча контроль тест үткәрүдә катнашты.


6
май, 2016 ел
җомга

6 май көнне Актаныш районы мәдәният сараенда, сабый килеш иңнәрендә сугыш авырлыгын күтәргән сугыш чоры балаларын хөрмәтләү максатыннан, “Еллар аша дан җырлыйк без Бөек Җиңүгә” дип аталган кичә үткәрелде.

5 май көнне Такталачык мәдәният йортында "Җиңү вальсы" район конкурсы үткәрелде. Мәсәде авыл клубы балалар белән сайлап алу турында катнашып чыгыш ясады.
Мәсәде авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршылауга әзерлек дәвам итә. Мәсәде авыл җирлеге башлыгы Мингазетдинова Ф.Р., Бурсык авыл мәдәният йорты директоры Нурияхметов Р.Р., китапханәче НурияхметоваР.Р. ветераннарны бәйрәм белән котлады һәм ТР президенты Минниханов Р.Н., Актаныш район башлыгы Камаевның котлау открыткаларын таратты.

5 май көнне район үзәк китапханәсендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган чара үтте.

13 нче май көнне гуманитар гимназия-интернат базасында Гамил Афзал укулары исемендәге V республика педагогик укулары үтәчәк. Сайлап алу турын үтүчеләрне гимназия-интернатка чакырып калабыз. Регистрация 8.00 сәгатьтә башлана. Чакырылучылар исемлеге белән түбәндә танышырга мөмкин.

МБОУ "Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы "ның озынайтылган көн группасы тәрбиячесе Алсу Илгиз кызы Гафурова “Парусник” квилинг кул эше белән әлеге конкурста катнашты һәм декоратив-гамәли иҗат буенча сертификат белән бүләкләнде.

МБОУ "Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы "ның 1 класс укучысы Гибадуллина Элида “Зирәк бала” Бөтенроссия конкурсының “Рәсем” номинициясендә катнашты һәм сертификат белән бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International