Җиңү бәйрәмен каршылап

2016 елның 6 мае, җомга

5 май көнне район үзәк китапханәсендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган чара үтте. Анда икенче санлы Актаныш урта мәктәбеннән 7б сыйныфы укучылары катнашты. Әлеге бәйрәмдә укучылар сугыш ветераны Садри абый Сәгъдиев белән очраштылар. Үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Өчпочмаклы хатлар укыдылар, махсус оештырылган күргәзмә белән таныштылар.
"Бабама хат" акциясендә катнашып Э.Борханова белән А.Шәехов үзләренең бабаларына язган хатларын укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International