Бүген, 7 май көнне, Бурсык авылы уртасында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә салынган һәйкәл буенда Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинг булды. Анда район вәкиле, Мәсәде авыл җирлеге башлыгы һәм башкалар катнашты. Митингның төп кунаклары - тыл ветераннары һәм сугыш елы балалары. Митингта мәктәп укучылары матур чыгыш ясадылар.