18 май көнне сәгать 9.00дә Актаныш муниципаль районында Россиянең Федераль монополиягә каршы хезмәтенең Татарстан буенча вәкиле район Советы Аппараты җитәкчесе кабинетында (Актаныш авылы, Ленин пр., 17 йорт адресы буенча) гражданнарны, эшмәкәрләрне кабул итә.
МБОУ «Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы» ГАОУ "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" белән кулга кул тотынып эшли, тыгыз элемтәдә тора.
Агач агарту.
13 май көнне Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында гомуми урта белем бирү йортлары укытучыларының V Республикакүләм Гамил Афзал укулары оештырылды. Безнең мәктәптән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хабибуллина С.Г. катнашты. Ул "Г.Афзал иҗаты һәм бүгенге әдәбият" секциясендә чыгыш ясап, 3 урынны яулады һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнде.
Бүген 4 класс укучылары Бөтенрәсәй тикшерү эшләре кысаларында рус теленнән язмача биремнәр үтәделәр. 11 май көнне алар әлеге фән буенча диктант язганнар иде. Алдагы эшләрендә дә уңышлар телибез.
13 май көнне, Актаныш үзәк балалар китапханәсендә, икенче санлы Актаныш урта мәктәбенең 1”Г” сыныфы укучылары белән берлектә планетабыз - Җиргә багышланган “Ишетәсезме, Җир елый?” дигән исемдә экологик сәгать уздырылды
13 май көнне үзәк китапханә мәдәният паркында «Буккроссинг» - «тере» китап киштәсе» акциясе уздырды.
Бүген, 13 май көнне, икенче санлы Актаныш урта мәктәбенең 9-нчы сыйныф укучылары Минзәлә педагогик көллияте вәкиле белән очраштылар. Хәйруллина А.С. уку йорты турында мәгълүмат бирде, нинди документлар, имтиханнар кирәклеген әйтте, уку һәм яшәү шартлары турында сөйләде. Укучылар кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Узган 2015 елның җәендә теплицабыз яңартылган иде һәм бу елны теплицада яшел суган үстерелде, кәбестә, помидор һәм башка төр үсентеләр утыртылды.