Бүген башлангыч сыйныф укучылары ата -аналар белән бергә, гаилә көненә багышланган " Папа, мама, я-спортивная семья" конкурсы үткәрелде. 3 команда һәм һәр командада 5 гаилә (әти,әни, бала) иде. Балаларны гына ярыштыру, әтиләрне ярыштыру, әниләрне ярыштыру, соңыннан гаилә белән бергәләп ярышу булды.
Мәктәпнең рус теле һәм рус әдәбияты укытучысы Зарипова Гөлназ Әмирхан кызы "Гаилә һәм мәктәп" журналы оештырган "Зирәк остаз-III" Бөтенрәсәй конкурсында катнашты.
9 класс укучылары Минзәлә педагогия көллиятеннән килгән делегация белән очрашты
Мәктәптә турслетка әзерлек бара.
Бүген мәктәпнең 4 класс укучылары рус теленнән Бөтенроссия тикшерү эшләренең 2 этабын башкаралар.
13 нче май көнне Халыкара гаилә көне уңаеннан мәктәптә "Гаилә дәресе һәм гаилә кыйммәтләре" темасына "Гаилә нигезләре" проекты буенча Казан шәһәрендә курсларда булып кайткан 7-8 нче класс җитәкчесе Әхмәтова Ч.И. төрле видеоматериаллар кулланып ачык класс сәгате үткәрде.
Бүген,13 май көнне, 4 класс укучылары Бөтенрәсәй тикшерү эшләре кысаларында рус теленнән язмача биремнәр үтәделәр.
Бөек Җиңүнең 71 еллыгына Башкортстан республикасында үткәрелгән милли көрәштә безнең мәктәпнең 8 класс укучысы Сәфетдинов Илназ 2001 нче елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр арасында I урынны яулады. Аны әлеге уңышы белән ихластан котлыйбыз!
Бүген Актаныш гуманитар гимназия-интернат базасында Гамил Афзал исемендәге V республика педагогик укулары үтә. Бу укуларда Татар Суыксуы урта мәктәбенең башлангыч класс укытучысы Д. Салихова “Башлангыч белем бирүдә заманча технологияләр: традицияләр һәм инновацияләр”, инглиз теле укытучысы И. Хузина “ Метапредметность преподавания иностранного языка”, рус теле укытучысы Р.Гыйльфанова “Электронные образовательные ресурсы на уроках русского языка и литературы” дигән темага чыгыш ясыйлар, үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашалар.
Әлеге акциядә МБОУ «Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы»ның укучылары һәм барлык хезмәткәрләре дә катнашты.