9 май көнне Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап, Халыкара “Үлемсез полк” акциясе үткәрелде. Акция сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләү, алар үткән данлы юлларны искә төшерү максатыннан уздырылды. “Үлемсез полк” акциясе бүгенге тынычлык һәм азатлык өчен рәхмәт әйтергә теләүчеләрне берләштерде. Сугыш ветераннары портретларын тотып район үзәге буйлап “Үлемсез полк” коллоннасы үтте. Әлеге акциядә МБОУ «Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы»ның укучылары һәм барлык хезмәткәрләре дә катнашты. Дан Сезгә, хөрмәтле ветераннар! Безнең арада булмасагыз да, без Сезне хәтерлибез.