13 нче май көнне Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбендә 9 класс укучылары Минзәлә педагогия көллиятеннән килгән делегация белән очрашты. Хайруллина Илгизә Мофаздал кызы уку йортындагы бүлекләр, анда керү тәртипләре, уку шартлары белән таныштырды һәм укучыларны көллияткә укырга чакырды.
11 май көнне Татар Ямалы җирлегендә хуҗалык тракторларына техник күзәтү үткәрелде.
Бүген гуманитар гимназия-интернат базасында Гамил Афзал исемендәге V республика педагогик укулары үтә. Конференция эшчәнлегендә Татарстан Республикасыннан барлыгы 168 педагог катнаша.
Бүген, 13 май көнне, икенче санлы Актаныш урта мәктәбенең 4-сыйныф укучылары Бөтенрәсәй тикшерү эшләре кысаларында рус теленнән язмача биремнәр үтәделәр. Бу – рус теленнән эшнең 2-нче өлеше. 1-нче өлеше – 11 май көнне булды – укучылар диктант яздылар.
“Шахмат – тормыш көзгесе” дигән район бәйгесендә катнашып, мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучысы Акбулатова Диана “Тормыш чәчәкләре” дигән рәсеме белән җиңүгә иреште һәм Мактау грамотасы, кыйммәтле бүләккә лаек булды. Иҗади эшендә киләчәктә дә уңышлар телибез.
Бүген Чалманарат мәктәбенең 4 класс укучылары Бөтенроссия тикшерү эшләренең 2 этабын башкаралар. Беренче этапта, 11 май көнне, рус теленнән диктант булды, икенче этап - бүген - рус теленнән биремнәр эшләү. 17 майда математикадан, ә 19 майда - әйләнә-тирәдән биремнәр башкарачаклар.
Бурсык мәктәбендә интеллектуаль уен узды
Бүген Байсар мәктәбенең 4 класс укучылары Бөтенроссия тикшерү эшләренең икенче өлешен эшлиләр.
Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Байсар мәктәбе укучылары тыл ветераннарына котлау открыткалары тапшырдылар
Байсар мәктәбендә бу атнада җиңел атлетика буенча җәйге сезон ачылды