Бүген, 13 май көнне, 4-сыйныф укучылары Бөтенрәсәй тикшерү эшләре кысаларында рус теленнән язмача биремнәр үтәделәр. Бу – рус теленнән эшнең 2-нче өлеше. 1-нче өлеше – 11 май көнне булды – укучылар диктант яздылар.
Укучыларны тагын 2 фәннән тикшерү эшләре көтә: математика фәненнән – 17 майда һәм табигать белеменән – 19 май көннәрендә.