Байсар мәктәбендә бу атнада җиңел атлетика буенча җәйге сезон ачылды
12 нче май көнне кадет интернат-мәктәбендә 10чы сыйныф укучылары математика һәм рус теленнән сынаулык имтиханы булачак. Боларның нәтиҗәләреннән чыгып укучыларның 10 сыйныфка каласылары билгеләнәчәк. 23 нче майда киредән сынаулык имтиханы булачак.
Кадет интернат – мәктәбе коллективы, 84 меңлек 12 пар сәхнә костюмнары тегүдә акчалата зур ярдәм күрсәткән “Актаныш” агрофирмасы җитәкчесе Рамил Фидүс улы Вәлиевкә, “Теплосервис” җитәкчесе Дилфат Мисхәт улы Нәгыймовка, “Чишмә” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Рәфыйкь Вәгыйз улы Сәхәбетдиновка зур рәхмәтләрен белдерә.
7 май көнне Күҗәкә мәктәбе территориясендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы линейка үтте. Бу чарада безнең хөрмәтле ветераннарыбыз катнашты. Укучылар аларга концерт номерлары күрсәтте һәм чәчәкләр бүләк иттеләр.
Җиңү көне!
Халык бәйрәм итә.
Яз төренгән янар комачка.
Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,
Йөз балкытып карый кояш та.
11 май көнне Күҗәкә мәктәбе башлангыч класс чыгарылыш укучылары Бөтенрәсәй тикшерү эшләре үти башладылар. 4 кл укучылары рус теленнән беренче өлеш - диктант яздылар.
Күҗәкә мәктәбенең 3 класс укучылары әйләнә-тирә буенча “Туган авыл” проекты өстендә эшлиләр. Укучылар туган як тарихы, аның күренекле кешеләре белән танышылар.
12 май көнне үзәк китапханәнең уку залында “Учак” яшь гаилә клубы каршында “Гаилэ-тормыш нигезе” исемендә гаилә бәйрәме уздырылды.
Җиңү бәйрәменә багышланган митинг.