Киров авылының Җиңү паркында Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан "Күңелләрдә җиңү кайтавазы" дип исемләнгән митинг үтте. Ул театральләштерелгән күренешләр, флешмоб, шигырьләр, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Митингта Актаныштан килгән кунагыбыз, АТП җитәкчесе Хафизов Н.В., авыл башлыгы Гафуров А.А., Актаныш агрорфирмасының Киров бүлекчәсе җитәкчесе Гаянов И.Ф. үзләренең рәхмәт һәм котлау сүзләрен җиткерде. Авылыбызның бүгенге көндә бердәнбер сугыш ветераны Бәхтиев Флүн абый һәм тыл ветераны Хөсәенова Зәйтүнә апалар үзләренең хис-кичерешләре, сугыш чоры хатирәләре белән уртаклаштылар. Бәйрәм ахырдан ашханәдә әзерләнгән чәй өстәле янында дәвам итте.