ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2016 ел
шимбә

13 май көнне Татар Суыксуы урта мәктәбе укучылары  район күләм үткәрелгән җәйге спартакиада да катнашып үз көчләрен сынадылар.

13 апрель көнне Җиңүнең 71-еллыгына багышланган җиңел атлетика буенча район спартакиадасы узды. Икенче санлы Актаныш урта мәктәбе командасы I урын яулады.

Бөек Җиңү көне уңаеннан митинг үткәрелде.


13
май, 2016 ел
җомга

12 май көнне Уфа-Казан трассасында субботникта булдык.

Бүген, 13 май көнне Яңа Әлем авыл китапханәсендә Гаилә көненә багышланганчара узды  Чарада  9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Әлеге чара  шәхес буларак баланы  үстерүгә, балалар һәм ата-аналар арасында уңай мөнәсәбәтләр урнаштыру, уңышлары белән горурлану хисе тәрбияләү,   гореф-гадәтләрне, гаилә укуларын тирәнәйтү өчен уздырылды. Китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды.

Бүген Пучы авыл китапханәсендә 15 май - Гаилә көне уңаеннан чара үткәрелде.

13 май көнне Советлар Союзы Герое Х.Заманов исемендәге Актаныш кадет интернат-мәктәбе базасында укучыларның Җәйге спартакиадасы оештырылды. Ярышлар төрле арага йөгерү, озынлыкка һәм биеклеккә сикерү буенча үткәрелде. Безнең мәктәп укучылары да үз осталыкларын күрсәттеләр: Камалетдинов Айназ озынлыкка сикерүдә - 2, биеклеккә сикерүдә - 1, Хабибуллина Алинә 400 м га йөгерүдә - 1, Хабибуллина Адилә 800 м га йөгерүдә -4, Батталов Альфред - 400 м га йөгерүдә - 4, Гараева Резеда биеклеккә сикерүдә 5 нче урынга ия булдылар. Гомуми нәтиҗәләр буенча команда мактаулы 2 нче урынны яулады. Афәрин, укучылар! Әзерләүче укытучы- Хабибуллин Айдар Дамир улы.

МБОУ «Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы»нда укытучылар “Гаилә” темасына класс сәгатьләре үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International