ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2016 ел
шимбә

13 май көнне Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында гомуми урта белем бирү йортлары укытучыларының V Республикакүләм Гамил Афзал укулары оештырылды. Безнең мәктәптән татар теле һәм әдәбияты укытучылары Галимуллина Ф.Х., Муллагалиева Г.К., математика укытучысы Шәйхетдинова А.Р. икенче турда катнаштылар.

10 май көнне Киров бүлекчәсендә арпа чәчү-400 га, кукуруз-50 га, борчак-210 га, гербицид белән эшләү-200га.

" Актаныш" агрофирмасы Киров  бүлекчәсендә арпа -550 га, берьеллык 300 га, кукуруз-120, борчак-210 га чәчелде.

7 класс укучылары, класс җитәкчеләркеГөлнара Хәбир кызы белән,  гаилә көненә багышланган стенд-газета чыгардылар. Газетада һәр укучы үзенең гаилә фотосын куеп инша язган, шигырьләр чыгарганнар.

13 май көнне Советлар Союзы Герое Х.Заманов исемендәге Актаныш кадет интернат-мәктәбе базасында Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан укучыларның Җәйге спартакиадасы оештырылды. Безнең мәктәп укучылары да спартакиада да бик теләп катнаштылар.

Башлангыч класс укучылары дәрестән тыш эшчәнлек вакытында узләре сәхнәләштергән якиятләрен күрсәттеләр. Бу чара Тукайның 130 еллыгына багышланган. Укучылар бик теләп һәм тырышып әзерләнгәннәр, рәхмәт аларга.

10 майдан 14 майга кадәр МБОУ «Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы»нда йомгаклау контроль эшләре үткәрелде.

13 нче май көнне районда җәйге спартакиада уеннары булды. Безнең мәктәптән Хабетдинова Язилә-8 кл,Хабетдинов Нәфис-8 кл,Гыйлфанов Фирдүс-8кл, Гыйлмуллина Айзилә-8 кл, Биктимерова Камилә -6 класс  укучылары катнашты. 400 метр араны йөгерү буенча Хабетдинов Нәфис беренче урынны яулады. Афәрин ,Нәфис!

15 нче май -гаилә көне .Мәктәптә шушы көн уңаеннан класс сәгате,әңгәмәләр уздырылды. Хатын-кызлар советы җитәкчесе Әсма Бастановна белән очрашуны 8-9 класс укучылары белән оештырдык. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International