ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе
14 сентябрь көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә яңа китаплар һәм журналлар белән таныштыру максатында  Информация көне үткәрелде.

13 нче сентябрь көнне Актанышның баскетбол буенча “Ак бүре” командасы белән иптәшләрчә очрашу үтте. Уенда дуслык җиңде. Иң яхшы уенчы итеп 6 класстан Имамов Айвар билгеләнде. 


14
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Россия Дәүләт Думасына сайлау алды кампаниясе финиш сызыгына якынлаша. Быелгы сайлауларда Татарстанда яшь буынның гражданлык активлыгына зур өмет баглана, чөнки сайлаучыларның 30 проценты – 35 яшькәчә яшьләр.

        Кичә, 13 нче сентябрь көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә мөселманнарның изге Корбан бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Казан Башкарма комитетында узган киңәшмәдә башкала мэры "Думада Татарстан тавышы ачык яңгырарга тиеш!" дигән сүзләрне яңгыратты. Ул барлык шәһәрлеләрне 18 сентябрьдә узачак Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайларга чакырып калды.

14 октябрь көнне, Актаныш үзәк балалар китапханәсе, Актанышның икенче санлы  урта мәктәбенең 2 “Г” сыйныф укучылары белән берлектә (класс житәкчесе Миләүшә Салахова) “белешмә – библиографик басмалар – синең ярдәмчеләрең”дигән исемдә библиографик дәрес уздырды.

"Куркынычсыз юл" Бөтенроссия акциясе кысаларында  9 сентябрь көнне безнең мәктәптә "1 нче сыйныф укучысына мәктәпкә имин килергә ярдәм ит" акциясе узды.
 

"Куркынычсыз юл" Бөтенроссия акциясе кысаларында  9 сентябрь көнне безнең мәктәптә "1 нче сыйныф укучысына мәктәпкә имин килергә ярдәм ит" акциясе узды.

Озак сроклы кредитлар саклык һәм бик зур җаваплылык таләп итә - белгеч фикере.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International