“Белешмә – библиографик басмалар – синең ярдәмчеләрең” – библиографик дәрес.

2016 елның 14 сентябре, чәршәмбе

14 октябрь көнне, Актаныш үзәк балалар китапханәсе, Актанышның икенче санлы  урта мәктәбенең 2 “Г” сыйныф укучылары белән берлектә (класс житәкчесе Миләүшә Салахова) “белешмә – библиографик басмалар – синең ярдәмчеләрең”дигән исемдә библиографик дәрес уздырды. Дәреснең максаты:  укучыларны белешмә басмаларның төрләре белән таныштыру, аларны кулланырга өйрәтү.  Белешмә басмалар белән таныштырып, аларны куллану тәртибен күрсәткәннән соң, балалар белән практик дәрес уздырылды.   Балаларга  белешмә басмалардан үзләренә кирәкле   информацияне табарга кушылды. Балалар бу биремне бик тиз һәм уңышлы үтәделәр. Библиографик дәрес барышында, балалар шулай ук китап элементлары белән дә таныштылар.

Дәрес азагында темага кагылышлы викторина уздырылды.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International