13 нче сентябрь көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә мөселманнарның изге Корбан бәйрәмен билгеләп үттеләр. Бәйрәмдә вәгазьләр тыңланды, китапханәче Әлфинур Шәйхелмәрдәнова яңа кайткан китаплар белән таныштырды. Корбан итләреннән ризыклар пешереп алып килеп,чәй өстәле янында кунаклар сыйландылар. Ахырдан үзләренә ошаган китапларын алып, зур канәгатьләнү хисләре белән өйләренә таралыштылар.