"Куркынычсыз юл" Бөтенроссия акциясе кысаларында 9 сентябрь көнне безнең мәктәптә "1 нче сыйныф укучысына мәктәпкә имин килергә ярдәм ит" акциясе узды. Чарада "Татарстан Республикасы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау" дәүләт учреждениесенең Актаныш районы филиалы башлыгы Саетова Рәсимә Загитовна, балигъ булмаган балалар эшләре буенча Актаныш муниципаль районы бүлеге хезмәткәре Салимянова Регина Фарисовна, мәктәп үзидәрәсе советы әгъзалары катнашты. Акция 1 А, Б, В, Г сыйныфы укучылары өчен үткәрелде. Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы табышмакларга, сорауларга җавап бирделәр. Иң актив укучыларга бүләкләр тапшырылды.