"Куркынычсыз юл" акциясе.

2016 елның 14 сентябре, чәршәмбе

"Куркынычсыз юл" Бөтенроссия акциясе кысаларында  6 сентябрь көнне безнең мәктәптә "1 нче сыйныф укучысына мәктәпкә имин килергә ярдәм ит" акциясе узды. Чарада "татарстан Республикасы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау" дәүләт учреңдениесенең Актаныш районы филиалы башлыгы Саетова Рәсимә Загитовна, балигъ булмаган балалар эшләре буенча Актаныш муниципаль районы бүлеге хезмәткәре Салимянова Регина Фарисовна, мәктәп үзидәрәсесоветы әгъзалары катнашты. Акциядә 1 - 4 сыйныф укучылары катнашты. Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы табышмакларга, сорауларга җавап бирделәр. Иң актив укучыларга бүләкләр тапшырылды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International