ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

25 апрель СХТ китапханәсендә "Тукай иҗатына сәяхәт" исемле әдәби кичә үткәрелде. Әлеге бәйрәмдә "Каенкай" балалар бакчасына йөргән балалар катнашты.

17 мартта Иске Богады мәдәният йортында башлангыч  ветеран оешмалары рәисләре һәм авыл җирлеге башлыклары катнашлыгында Актаныш районы ветераннар советының чираттагы күчмә Пленумы утырышы булды. Аның эшендә муниципаль район башлыгы урынбасары Бариев Илфак Шамил улы катнашты һәм чыгыш ясады.

25 апрель Кәзкәй авылы китапханәсендә башлангыч класс укучылары белән "Бәйрәм бүген" исемле шигърият көне үткәрелде.  Зурлар белән "Без Тукайны укыйбыз" акциясе быел да дәвам итте. Максаты Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтү һәм шигырьләрен искә төшерү.

23 апрель көнне Актанышбаш авылы китапханәсендә Г.Тукайның тууына 132 ел тулуга багышлап “Ядкарьләрдә -Тукай рухы” дигән кичә үткәрелде. Кичәгә кунак итеп районыбыз шагыйрәләре чакырылды, Тукай әсәрләре сәхнәләштереп курсәтелде, Тукай әсәрләренә нигезләнеп табышмаклар әйтелде, шигырьләре укылды, “Һәр буынга яшьтәш Тукай” дип исемләнгән китап кургәзмәсендәге китапларга кузәту ясалды.

Районыбызда Апрельнен 2 нэн 13 кадэр "ТЕАТР ЯКТЫЛЫККА, НУРГА ИЛТӘ" дип исемләнгән балалар театр коллективларының  бәйгесе узды. Бу бәйгедэ 12 балалар бакчалары,15 гомуми белем бирү оешмаларының балалар театр коллективлары сэхнэ тотты.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә 2018 елнын 1 кварталында 186 762 (222 517 – 2017 елнын 1 кварталында) гариза бирелгән, шуларның 17 686 (23 631 – 2017 елнын 1 кварталында) кадастр исәпкә алу очен, 158 838 (167 056 – 2017 елнын 1 кварталында) хокукны дәүләт теркәве очен һәм 10 238 бердәм процедурасы буенча.

20 нче апрель көнне Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә һәм дәрестән тыш чараларда метапредмет нәтиҗәләргә ирешү юллары” дигән темада районыбыз тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район семинары булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International