Район ветераннар советы Пленумы

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

17 мартта Иске Богады мәдәният йортында башлангыч  ветеран оешмалары рәисләре һәм авыл җирлеге башлыклары катнашлыгында Актаныш районы ветераннар советының чираттагы күчмә Пленумы утырышы булды. Аның эшендә муниципаль район башлыгы урынбасары Бариев Илфак Шамил улы катнашты һәм чыгыш ясады.

  Пленумда район ветераннар советы рәисе  Нурулла Нурлыев “Татарстан  Республикасы ветераннары (пенсионерлары) региональ җәмәгать  оешмасының “Үзара ярдәм” проектын  тормышка ашыру буенча  башлангыч ветеран оешмалары  алдында торган бурычлар турында” доклад ясады. Анда катнашучылар шулай ук Бөек Җиңү бәйрәменә әзерлек, “Бөек Ватан сугышы гаилә фотохроникасы” республика конкурында катнашу мәсьәләләрен  җентекләп тикшерделәр, Иске Богады  авыл җирлеге ветеран оешмасының эш тәҗрибәсе белән таныштылар. Җирлектә өлкәннәр белән нәтиҗәле эш алып барганы өчен ветеран оешмасы рәисе Рафаэл Зәйнуллинга  муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

 Пленумнан соң, башлангыч ветеран оешмалары рәисләре һәм авыл җирлекләре башлыклары Иске Богады  төп гомуми белем бирү мәктәбендәге”Туган як”  музеен карадылар һәм аның эшенә  зур бәя бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International