"Тукай иҗатына сәяхәт" исемле әдәби кичә

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

25 апрель СХТ китапханәсендә "Тукай иҗатына сәяхәт" исемле әдәби кичә үткәрелде. Әлеге бәйрәмдә "Каенкай" балалар бакчасына йөргән балалар катнашты. Кичәдә шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышлынган презентация күрсәтелде. Балалар Г.Тукайның бигрәк тә  "Бала белән Күбәләк", "Гали белән Кәҗә", "Кызыклы шәкерт" шигырьләрен яратып сөйләделәр. Аларның яраткан әкият геройлары – Шүрәле, Былтыр, Су анасы, Кәҗә белән Сарык икәне ачыкланды. Кичә ахырында шагыйрьгә багышланган китап күргәзмәсе белән таныштылар. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International