Чалманарат авылы китапханәсеннән язалар

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

9 апрель көнне Чалманарат авылы китапханәсендә Халыкара балалар китабы көненә багышланган "Тылсымлы китап  дөньясы" исемле тематик кичә узды. Кичәнең максаты: китапка сакчыл караш, матур әдәбият укуга мәхәббәт тәрбияләү. Китапханәче укучыларны китапның барлыкка килү тарихы белән таныштырды, балалар язучылары турында сөйләде. "Туган телен яраткан, китапка хөрмәт белән караган бала гына белемле, аңлы, әдәпле, тәрбияле, күркәм кеше булып үсә", - диде ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International