Район башлыгы Ленар Зарипов махсус хәрби операциядә һаләк булган райондашларыбызының гаиләләрендә булып, якынлашып килгән Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан котлауларын һәм бүләкләрен җиткерде.
"Ата-бабаларыбызның рухына тугры калып, безнең тынычлык өчен неофашизмга каршы көрәштә гомерләре өзелеп бик яшьли киткән райондашларыбыз - безнең геройлар. Алар турында онытырга хакыбыз юк. Урыннары җәннәттә булсын. Безнең күңелләрдә, хәтердә, ил тарихында алар мәңгелеккә батырлар булып калырлар" дип ассызыклады ул.