Якынлашып килгән Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан район башлыгы Ленар Зарипов Бөек ватан сугышы ветераннарыныбыз белән күрешеп, Илебез Президенты Владимир Владимировичның, Рәисебез Рөстәм Нургали улының, "Бердәм Россия" партиясенең котлауларын һәм бүләкләрен тапшырды.
Еллар үткән саен аралар сирәгәя. Бүгенге көндә безнең сафларда 4 Бөек Ватан сугышы ветераны бар. "Без алар белән хаклы рәвештә горурланабыз һәм безне сөендереп, арабызда мөмкин кадәр озаграк яшәүләрен телибез. Бөек Җинүнең кадерен берни белән дә бәяләп бетерерлек түгел, һәм берни белән дә алыштырып булмый. Безнең хөрмәтле ветераннарыбыз кылган батырлык ихтияр, патриотлык хәм рух бөеклеге символы ул" дип искәртте Ленар Рафак улы