14 февраль көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре технология техникумы укучы егетләре өчен , уку залында “Өмет” хәрби- патриотик клубының чираттагы дәресен уздырды. Чарада сугышта һәм хәрби хезмәттә күрсәткән батырлыклары өчен бирелә торган мактаулы бүләкләр һәм орденнар турында электрон презентация күрсәтелде. “Батыр егет- ир күрке” исеме белән китап күргәзмәсе эшләде, күзәтү алып барылыды. Чарада Актаныш бүлекчәсенең хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге җитәкчес Р. Ф. Нафиков катнашты һәм чыгыш ясады. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.