Китап аукционы

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

      12 нче октябрь көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә "Балкыш" кызыксыну клубының чираттагы шөгыле булып үтте.  Буген без китап аукционы үткәрергә булдык. Клубка йөрүчеләрнең гел бертөрле составта булуы,даими йөрүләре мероприятиеләр үткәргәндә зур этәргеч булып тора. Китап аукционында һәр катнашучы үзенең алдан укып килгән бер китабын тәкъдим итте. Иң күп тавыш җыеп Инсия Хаҗиева укыган Гөлсинә Галимуллинаның "Алтын ачкыч" китабы билгеләнде. Тиз арада кулдан кулга йөртеп бу китапны барыбыз да укып чыгачакбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International