03.07.2016 №237-ФЗ “Дәүләт кадастры бәяләве турындагы” федераль закон нигезендә, Татарстан Республикасы территориясендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең дәүләт кадастр бәясе нәтиҗәләрен раслау турындагы ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 30.10.2018 №3647-р боерыгы белән Татарстан Республикасы территориясендәге авыл хуҗалыгы җирләренә дәүләт кадастры бәяләве үткәрү нәтиҗәләре расланды.
Татарстан Республикасы территориясендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең дәүләт кадастр бәясе нәтиҗәләрен раслау турындагы ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 30.10.2018 №3647-р боерыгы Татарстан Республикасының Юстиция министрлыгында 16.11.2018 №4973 теркәлде.
Боерыкның күчермәсе, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендәге авыл хуҗалыгы җирләренә дәүләт кадастры бәяләве үткәрү нәтиҗәләре ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының рәсми сайтында “Дәүләт кадастры бәяләве” бүлеге астындагы “Гамәлдәге дәүләт кадастры бәяләве нәтиҗәләре” бүлекчәсенең “ТР авыл хуҗалыгы өчен билгеләнешле җирләр” бүлекчәсендә урнаштырылган.
Инвалидлар ункөнлеге якынлашкан көннәрдә Актаныш район башлыгы каршында эшләүче район Җәмәгатьчелек советы 29 ноябрь көнне Яңа Әлем җирлегендә инвалидлар белән очрашты.
Җирлекнең инвалидлар оешмасы рәисе Нурия Шәймурзина Яңа Әлем җирлегендә инвалидларның яшәеше, тормыш-көнкүреше, аларны борчыган сораулар белән таныштырды. Җирлектә 69 инвалид яши. 2018 елда район инвалидлар оешмасына 4 кеше матди ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Барлыгы 42 000 сум күләмендә ярдәм күрсәтелгән.
Яңа Әлем авыл җирлегенә караган сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар район социаль яклау бүлеге һәм район инвалидлар оешмасы үткәргән чараларда актив катнашалар. Фәнил Шакиров, Илнар Хуҗин, Марсель Фәррахов, Роза Фәйзуллина, Гәүһәрия Хөсәенова, Мәдәния Авзалова, Рафаэль Гыйльфанов, һ.б.лар. Татарстанда үткәрелә торган ярышларда Актаныш данын яклап Фәнил Шакиров, Марсель Фәррахов чыгыш ясый. Кул эшләре, иҗат белән шөгыльләнүчеләр дә бар араларында. Мәсәлән, Мәдәния Авзалова төрле үрнәктә бәйләмнәр бәйли, Роза Фәйзуллина мөнәҗәтләр, шигырьләр иҗат итә.
Инвалидлардан кергән сорауларны авыл башлыгы Дилбәр Әнвәрова белән бергәләп хәл итәләр, чишү юлларын эзлиләр, четерекле очраклар туганда район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәләр. Һәр елны инвалидлар декадасы вакытында хуҗалыкта эшләп чыккан мөмкинлекләре чикләнгән инвалидларга “Башак” хуҗалыгы җитәкчесе Хәлил Хуҗин ярдәме белән күчтәнәч-пакетлар тапшыралар.
Район Җәмәгатьчелек советы әгъзалары Фәнил Шакировның һәм бер гаиләдә өч инвалид яшәүче Зөбәрҗәт апа, уллары Илдус, Тәлгать Закировлар белән очрашып сөйләште, хәлләрен белеште.
Бүген – 29 ноябрь көнне Актаныш районы башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов шәхси сораулар буенча, гадәттәгечә, гражданнарны кабул итте. Кабул итү вакытында Энгель Нәвап улы гариза бирүчеләрнең сорауларын һәм теләкләрен игътибар белән тыңлап, куелган бурычларны үтәр өчен тиешле хезмәтләргә сорауларны хәл итү буенча күрсәтмәләрен бирде.
“БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең 17 еллыгы уңаеннан Актаныш җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итүе атналыгы бара.
26 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр авыл җирлеге депутатлары урыннарда халыкны кабул итә. 29 ноябрь көнне район Советы рәисе, политсовет секретаре Энгель Нәвап улы Фәттахов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Шамил улы Бариевнең кабул итү көне.
Белешмәләр өчен телефон – 3-21-14.
Фермерлар эшчәнлеге белән танышып, семинар-киңәшмәдә катнашканнан соң, район башлыгы Энгель Нәвап улы үзенең фикер-тәкъдимнәре белән уртаклашты:
- Үз эшен башлаучыга эшмәкәрлеген үстерә бару өчен без районда бар мөмкинлекләрне тудырырга омтылабыз, бүгенге көндә һәр җитештерүче базарда арадашчыларсыз үз товарын кыйммәткә сату максатын куя. Ә сатып алучыга сыйфатлы, экологик чиста продукция кирәк. Моңа ирешү өчен без фермерлар белән эшчәнлекне җанландырып, аларның сорауларын, теләкләрен искә алып, район хуҗалык җитәкчеләре катнашкан киңәшмәләргә, семинарларга, юнәлешле укытуларга чакыра башладык. Үз эшен заманча югарылыкта башкарган эшмәкәр генә бүген конкуренциягә сәләтле. Ә максатчан дәүләт ярдәмнәре үз эшенне тиз арада табышка эшләтә башлауда көчле этәргеч. Республикада фермерлар эшчәнлегенә юнәлдерелгән өч программа эшли.
“Башлангыч фермер” гранты күләме үсемчелек, яшелчә үстерү, кошчылык, куян асрау, җиләк үстерүчеләргә 1,5 млн сумга кадәр, мөгезле эре терлек симертү һәм сөтчелек программасы буенча эшләүчеләр исә 3 млн сум.
“Гаилә фермасы”н үстерүгә юнәлтелгән программа күләме 10 млн сумга кадәр. Мөгезле эре терлек һәм сөтчелек белән шөгыльләнүче фермерларга ул – 10 млн сум, кошчылык, ат, сарык үрчетү белән шөгыльләнүчеләргә 7,5 млн сумга кадәр каралган.
Кооперативлар үстерүгә юнәлдерелгән программа 3 ел күләмендә эшли. Аның суммасы быел бер кооперативка 35 млн сумга кадәр дип билгеләнде.
Газинур Әмировның фермерлык эшчәнлегенә тартылуына 21 ел. 1997 елдан терлекчелек, игенчелек белән шөгыльләнә. 470 гектар җире бар. Шуның эченнән 240 гектары сөрем җире. Пилорамасы бар. 2009 елда терлек торагы төзү өчен – 500 000, 2010 елда терлек алу өчен 700 000 сум ЛПХ кредиты ала. Бүгенге көндә 151 эре малы бар аның - 71 сыер, 49 бозау, 30 үгез, 12 сарык, 3 ат. Матди-техник базасын да туплаган, яңарткан фермер. Терлекләргә терлек азыгын үзе үстерә, фуражны, печәнне, сенажны да үз көче белән әзерләп, мулдан кышка әзерләп куя. Заман таләпләренә туры килгән гаилә фермасында сөт саву линиясе, сөт суыткыч урнаштырган, ТСН көйләгән. Техника җаен белүенә иҗади уйлап эшләве дә кушылган. Суны җылыту системасын һәм терлекләргә печән, сенаж салу урынын уңайлы булырлык итеп үзе уйлап табып, үзе эшләтеп куйган. Гади, уңайлы, нәтиҗәле.
Чалманарат авыл җирлеге фермерларының эшчәнлеге белән семинарга килүче авыл башлыклары, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җирлеккә аяк басуга ук таныша башладылар. Фермерлар эшчәнлеге Чалманарат җирлегендә 2010 елдан ук башлангыч алган иде. Бүген инде авыл фермерлары - һәр кайсы үз юнәлеше буенча шактый тәҗрибә туплаган, матди-техник базасын ныгыткан, базар шартларында товар сатуда үз урынын булдырган, иң мөһиме – фермер кәсебенең тәмен табып, туган авылын саклап яшәүче җир кешеләре.
Яңалык артыннан омтылып, тәвәккәллек күрсәтеп эш башлаган фермерларның бүген инде башкалар белән уртаклашыр тәҗрибәләре, әйтер сүзләре, киңәшләре һәм, әлбәттә, киләчәккә планнары бар.
Бүген – 28 ноябрь көнне районда фермерлык эшчәнлеген әйдәп баручы Чалманарат җирлегендә район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Әсрар улы Харисов авыл җирлеге башлыклары һәм фермерлар белән очрашты.
28 ноябрь көнне 17 сәгатьтә ТНВ каналында “Яңа Гасыр мөнбәре – Депутат мөнбәре” тапшыруы була. Тапшыру үз ихтыяҗларың өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнүгә кагылышлы 2019 елның 1гыйнварыннан гамәлгә керүче яңа канун турында.
Электроникада иң мөһим яңалыклар белән таныштыручы техник семинарга предприятие-оешма җитәкчеләре чакырыла.
Татарстан Икътисад министрлыгы тарафыннан эшмәкәрләргә бирелүче кредит суммасы арттырылды, аны залогсыз алырга мөмкин. Ул 1 миллион сумга кадәр күләмдә. Бизнесны алга таба киңәйтү өчен кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен максатчан займны ел ахырына кадәр алырга мөмкин. Моның өчен физик затның һәм «ТР Гарантия фонды»ның поручительләр булуы кирәк.
Финанс ярдәме турында тулырак мәгълүматны 524-90-90 телефоны аша алырга мөмкин. Консультацияләр шулай ук ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды тарафыннан Петербург ур., 28 йортында күрсәтелә.