ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2018 ел
якшәмбе

Элекке "Кызыл көч" колхозында 28 ел җитәкче булып эшләгән, партиянең ХХII съезды делегаты, Ленин ордены кавалеры, хуҗалыкның икътисадын югары дәрәҗәгә күтәргән, социаль мәсьәләләрне уңай хәл иткән Гадел Сәлахетдиновка бүген – 23 декабрь көнне 90 яшь тулды.

Бүген иртәдән үк хөрмәтле райондашыбыз тәбрикләүләр кабул итә. Якташыбыз – беренче Президент Минтимер Шәймиев тә беренчеләрдән булып котлаган юбилярны. Районда  иртәгә – 24 декабрь көнне район мәдәният йортында 16.00 сәгатьтә Гадел Касыйм улының данлыклы хезмәтен, шәхесен, тормышын олылаучы, данлаучы иҗади кичә үткәрелә. Район башлыгы Энгель Фәттахов ярдәме белән  яшь буынны тәрбияләүдә, буыннар чылбырын саклауда, тарихыбызны барлап, данлыклы шәхесләребезне хөрмәтләүдә мондый эчтәлектәге иҗат кичәләре күркәм гадәткә әйләнде. Бүген – туган көн иртәсендә районнан мәртәбәле делегация – район Советы аппараты җитәкчесе Альберт Тимиров, “Башак” җәмгыяте җитәкчесе Хәлил Хуҗин, Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Әнвәрова юбилярны туган көне белән котлап, район башлыгы Энгель Фәттаховның бүләген, Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын тапшырдылар.

Гадел Касыйм улы туган көне уңаеннан истәлекләрен яңартты, үзенә күрсәтелгән хөрмәткә рәхмәтен белдерде, фикерләрен уртаклашып, бергә эшләгән җитәкче-белгечләргә, авыл халкына рәхмәтле булып яшәвен белдерде.

-Хәрәкәттә – бәрәкәт, яшисем килим яшим, рәхмәт, хөрмәтегез, котлауларыгыз мине тагын да дәртләндереп, кәефемне күтәреп җибәрде, - диде. – Авылны яратам, кешеләре тырыш, эшчән, шуңа да Актанышта төпләнеп яшәп калдым.

Гадел Сәләхетдинов олы кызы Наилә тәрбиясендә яши. Әтисенә зур хөрмәт күрсәтә кызы. Чаллыдан кайтып, инде менә дистә елдан артык әтисен карап, тәрбияләп тора. Гадел ага үзе дә тик утыра торганнардан түгел, ишек алдындагы гына түгел, урам яктагы карларга кадәр  көрәп куйган. Дөнья, республика, район тормышыннан хәбәрдәр булып, һәр кешегә ачык булып, ягымлы, якты карашта яши ул.


22
декабрь, 2018 ел
шимбә

Бүген – 22 декабрь көнне район мәдәният йортында  зур чара – “Дус сыйныф серләре” дигән ата–аналар комитетлары республика бәйгесенең зона  этабы узды. Бәйгедә Минзәлә, Мөслим, Сарман, Тукай һәм Актаныш район мәктәпләре командалары катнашты.

Бәйгенең бүләкләү тантанасында  район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары  Ләйсән Нурлыева бәйгедә катнашучы ата-аналар комитеты командаларына  рәхмәтен белдерде. Бик зур әзерлек белән килгәнсез, күргәзмәләрдә тәкъдим ителгән эшләрдән үк  сезнең мәктәп тормышында тоткан урыныгыз, балаларга белем һәм тәрбия бирүдә актив катнашуыгыз, тоткан дәрәҗәгез күренә, киләчәктә дә бер-беребез белән тәҗрибә уртаклашып, аралашып, дус яшик дигән фикерен белдерде ул.

Зона бәйгесендә Актаныш районыннан Актаныш гимназиясе һәм Актанышның 1 нче мәктәп командалары катнашты. Актанышның 1 нче мәктәбенең 6 А сыйныфы укучылар командасы зона бәйгесенең җиңүчесе булды, республика бәйгесендә Актаныш данын яклауда уңышлар телибез.

 

Актанышта 90, 95, 100 яшьлек гомер бәйрәмнәрен каршылаучы  мөхтәрәм райондашларыбызны җитәкчелек тарафыннан котлау традициясе  яшәп килә. Тормышның ачысын-төчесен үз җилкәләрендә күтәргән мондый олуг затлар даими игътибар  үзәгендә.

1928 елның 22 декабрендә Күҗәкә авылында дөньяга килгән Мусина Факкирә Фәүзетдин кызы да районыбызның туксаняшәрләр сафын тулыландырды.

Бүген юбиляр, үзенең  гомер бәйрәме уңаеннан, балалары, күпсанлы онык-оныкчыклары белән беррәттән, район хакимияте исеменнән дә котлаулар кабул итте. Алты балага гомер бүләк иткән Факкирә Фәүзетдин кызы  җәй айларында туган авылында яшәсә, кышкы чорга Яңа Әлем җирлегендә яшәүче кызының йортына күченә. Биредә кадерле ананы кадер-хөрмәт, мул табын, якты йөз белән көтеп торалар, аның һәр көнен бәйрәмгә тиң итеп үткәрәләр.

Актаныш районы Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова белән Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы Илдар Назыйф улы да бүген юбилярны Яңа Әлем авыл җирлегендә хөрмәтләде.  Алар Факкирә Фәүзетдин кызына Илбашы Владимир Путинның тәбрикләү хатын һәм район хакимияте башлыгының истәлек бүләген тапшырды.

Бүген – 22 декабрь көнне Актанышның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар, шәхси хуҗалыклар ит, сөт ризыклары, бал, яшелчә, икмәк ризыклары белән Чаллы шәһәр ярминкәсендә сату итте. Шәһәр халкы әлеге товарларны бик теләп сатып ала, икенче килешкә заказ да биреп җибәрә. Мондый ярминкәләр ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Көнүзәк мәсьәләләрнең торышы һәм хәл итәсе сораулар, куелган бурыч-максатлар буенча ТР эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Илшат Хәйретдинов, 103 санлы янгын сакчыллыгы бүлеге хезмәткәре Мияссәр Зарипов, Яр Чаллы шәһәре буенча баш дәүләт санитар табибының Актаныш районындагы урынбасары Луиза Хафизова, район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, район башкарма комитеты җитәкчесе  Илфак Бариев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйсән Нурлыева, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лиана Сираева.

Киңәшмәдә җәйге спартакиадада  җиңүче командаларга Энгель Нәвап улы акчалата бүләкләр тапшырды.

Авыл җирлекләре  арасында  беренче урында – Байсар, икенче урында – Пучы, өченче урында Киров   командасы;

Оешма-предприятиеләр арасында беренче урында – хакимият, икенче урында -  үзәк хастаханә, өченче урында мәдәният хезмәткәрләре командасы;

Учреждениеләр арасында  беренче урында – Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, икенче урында – Актанышның 1 нче мәктәбе, өченче урында сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат командасы.

 

 

Казанда – аязучан болытлы һава, урыны белән бераз кар. Җил көнъяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә.

Төнлә  һава температурасы -13..-15º; көндез -9..-11º.

Юлларда бозлавык.

Актанышта – аязучан болытлы һава, урыны белән  бераз  талгын кар.  Җил  көнъяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә, көндез урыны белән 12 метрга җитә.

Төнлә һава температурасы -14..-18º; көндез -10..-13º.

Юлларда  бозлавык.

 

Бүген – 22 декабрь  көнне Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов район башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре белән атналык киңәшмә үткәрде. Чара барышында узган атнага йомгак ясалды, агымдагы сораулар каралды, киләчәккә планнар билгеләнде. Яңа елга әзерлек, бәйрәм чаралары вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү, җир-мөлкәт мәсьәләләре буенча эшлекле сөйләшү барды.

Район башлыгы Энгель Нәвап улы районда һәр өлкә буенча да алда торган бурычларга тукталды, бүлек җитәкчеләренә үзенең күрсәтмәләрен бирде, фикер-тәкъдимнәрен белдерде.

Киңәшмәне дәвам итеп, атналык эшчәнлеккә икътисад бүлегенең сатып алулар буенча сектор җитәкчесе Алия Шакирова, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наира Баһаутдинова, район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев, оештыру бүлеге җитәкчесе Дәния Касыймова анализ ясадылар.

 

 

 


21
декабрь, 2018 ел
җомга

Казанда – аязучан болытлы һава,  урыны белән бераз кар. Җил көньяктан, көнъяк-көнчыгыштан секундына 3-8 метр тизлектә, көндез урыны белән 11 метрга кадәр җитә.

Төнлә һәм иртән һава температурасы -13..-15º; көндез -8..-10º.

Юлларда бозлавык.

Актанышта – аязучан болытлы һава, урыны белән  бераз  кар.  Төнлә һәм иртән томан булуы ихтимал. Аерым урыннарда бозлы-бәсле катламнар саклана. Җил көнъяктан, көнъяк-көнчыгыштан секундына 3-8 метр тизлектә, көндез урыны белән 11 метрга җитә.

Төнлә һәм иртән һава температурасы -14..-17º; көндез -10..-13º.

Юлларда  бозлавык.

Бүген – 21 декабрь көнне Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты узды.  "Татар-информ" агентлыгы аша республиканың шәһәр һәм районнары халкы да концертны онлайн-трансляция аша карады https://tatar-inform.tatar/internet-tv/307/

Казан шәһәрендә Актаныш якташлар җәмгыяте җитәкчесе, Иске Әгъбәстә туып-үскән, хәзер Казанда республиканың инкассация идарәсен җитәкләүче Вәсим Вахитов республика җитәкчелеге, җәмгыять һәм шәхсән үз исеменнән район башлыгы Энгель Фәттаховка һәм “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Лилия Ялаловага, коллективка рәхмәтен белдерде, Актаныш якташлар җәмгыятенең юбилей медален тапшырды.

-Ансамбльнең үз бинасында эшләп иҗат итүе, артистларга бар мөмкинлекләрне дә  тудыру, фатир-торак белән тәэмин итү, зәвыклы, милли киемнәр тектерү Энгель Нәвап улының республика җитәкчелеге белән бергәләп алып барган эшчәнлеге, татар мәдәниятен, сәнгатен саклаудагы лаеклы хезмәте, - диде Вәсим Хуҗаҗан улы.

Район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов  дәүләт статусы югарылыгында эшләп һәм иҗат итеп, республикада, Россиядә һәм чит илләрдә ансамбльгә  чыгыш ясарга, тәҗрибә тупларга, мәдәни осталыгын арттырырга мөмкинлекләр тудырганнары, ышаныч белдерүләре өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, аның командасына, ТР Мәдәният министрлыгына рәхмәтен белдереп, “Агыйдел” ансамбле – безнең мәдәни хәзинәбез, дәүләт статусы югарылыгында эшләү безнең өчен горурлык та, шул ук вакытта ышанычны аклап эшләү  - зур җаваплылык та, диде.

Актаныш муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясенең 21 декабрьдә чираттагы утырышы булып узды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев алып барды.

Утырышта Актаныш муниципаль районы территориясендә Яңа ел бәйрәмнәре һәм яллары чорында куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм объектларның террорчылыкка каршы сакланышы, террорчылык куркынычына каршы көрәш буенча өстәмә чаралар турындагы мәсьәләләр каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International