Казанда – аязучан болытлы һава, урыны белән бераз кар. Җил көньяктан, көнъяк-көнчыгыштан секундына 3-8 метр тизлектә, көндез урыны белән 11 метрга кадәр җитә.
Төнлә һәм иртән һава температурасы -13..-15º; көндез -8..-10º.
Юлларда бозлавык.
Актанышта – аязучан болытлы һава, урыны белән бераз кар. Төнлә һәм иртән томан булуы ихтимал. Аерым урыннарда бозлы-бәсле катламнар саклана. Җил көнъяктан, көнъяк-көнчыгыштан секундына 3-8 метр тизлектә, көндез урыны белән 11 метрга җитә.
Төнлә һәм иртән һава температурасы -14..-17º; көндез -10..-13º.
Юлларда бозлавык.