Бүген – 22 декабрь көнне Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов район башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре белән атналык киңәшмә үткәрде. Чара барышында узган атнага йомгак ясалды, агымдагы сораулар каралды, киләчәккә планнар билгеләнде. Яңа елга әзерлек, бәйрәм чаралары вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү, җир-мөлкәт мәсьәләләре буенча эшлекле сөйләшү барды.
Район башлыгы Энгель Нәвап улы районда һәр өлкә буенча да алда торган бурычларга тукталды, бүлек җитәкчеләренә үзенең күрсәтмәләрен бирде, фикер-тәкъдимнәрен белдерде.
Киңәшмәне дәвам итеп, атналык эшчәнлеккә икътисад бүлегенең сатып алулар буенча сектор җитәкчесе Алия Шакирова, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наира Баһаутдинова, район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев, оештыру бүлеге җитәкчесе Дәния Касыймова анализ ясадылар.