ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

«Сәламәтлек-2019» республика Спартакиадасы кысаларында традицион зона ярышлары 25 апрельдә узды. Быел спорт бәйрәме Минзәлә шәһәрендә булды. Чарада биш сәламәтлек саклау оешмасы командалары катнашты: Актаныш, Сарман, Мөслим, Минзәлә, Ютазы районнарының үзәк хастаханә  командалары.

Медицина хезмәткәрләре ярышның алты төрендә: җиңел атлетика, бадминтон, волейбол, өстәл теннисы, шахмат, аркан тарту  буенча  сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш күрсәттеләр. Районара дәрәҗәдәге спорт чарасының зур масштаблылыгын һәм әһәмиятен тәэмин иткән җанатарлар да сынатмады.

Бадминтон буенча Актаныш районы командасыннан катнашучы хатын – кызлар арасында - икенче, өстәл теннисы буенча өченче урынны алды. Җиңел атлетика буенча киеренке эстафетада Актаныш хатын-кызлар командасы беренче урынны алды, ир-атлар командасы икенче урында. Ир-атлар волейбол командалары арасында Актаныш командасы өченче призлы урында.

Бу көнне спортның иң күңелле төре аркан тарту булды, хатын-кызлар командасы һәм ир-атлар командасы традицион рәвештә беренче урынны алды.

Спорт уеннары судьялыгын грамоталы оештыру нәтиҗәсендә, һәр төр ярышны бәяләү профессиональ дәрәҗәдә башкарылды, һәр спорт төре буенча призерларны гадел бүлүне тәэмин итте. Спартакиада нәтиҗәләре буенча беренче урынны Сарман районы үзәк хастаханәсе командасы алды, икенче урынны Актаныш һәм Минзәлә командасы, өченче урынны - Мөслим, дүртенче урынны Ютазы район үзәк хастаханәсе командасы алды. Спартакиада нәтиҗәләре буенча командаларга дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылды.

Актив ял итү һәм спорт ярышлары медицина хезмәткәрләрен азартлы, мавыктыргыч кешеләр  итеп танытты,  кызыксынулар уңай эмоцияләр тудырды, сәламәтлек саклау учреждениеләре хезмәткәрләренең бердәмлеген күрсәтте.

Актаныш балалар сәнгать мәктәбенең “Агыйдел” җыр –бию дәүләт ансамбле бинасы базасында эшләп килгән “Ак инеш” бию төркеме “Планета талантов” Халыкара фестиваль – конкурсында катнашып, гран-при яулады.

Актаныш сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеге укучысы Сафина Эвелина Татар сәнгатенең ачык республикакүләм "Моң чишмәсе" фестиваль - конкурсының "Рәсем сәнгате" номинациясендә катнашып – I, "Яр Чаллы дусларын җыя" XIII халыкара яшь башкаручылар фестиваль- конкурсының "Рәсем сәнгате" номинациясендә катнашып, II дәрәҗә лауреат булды.

Мокыймов Нәфис, Гыйльмуллина Гөлназ, Нуриева Ләйлә Татар сәнгатенең ачык республикакүләм "Моң чишмәсе" фестиваль-конкурсының "Рәсем сәнгате" номинациясендә катнашып, III дәрәҗә лауреатлар булдылар. Укытучылары Ләйлә Галимова.

Актаныш  районында 29 апрельдән Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм ветераннарның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре өчен «Кайнар элемтә» эшли башлады. Өлкән яшьтәге кешеләр Җиңү парадына һәм Җиңү көнен бәйрәм итүгә бәйле төрле мәсьәләләр буенча консультация ала, шулай ук диспансерлаштыру, ташламалы дарулар бирү, ТКХ өчен ташламалар, тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтү, торак-коммуналь һәм социаль учреждениеләр тарафыннан хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча фикер алыша алачаклар.

Ветераннар «Кайнар элемтә» гә түбәндәге номерлар буенча шалтырата алачаклар:

3-12-81 (29-30 апрель һәм 6, 7 май көннәрендә 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр) – социаль яклау бүлеге, 3-16-57, 3-09-38-район үзәк хастаханәсе, 3-09-24-торак-коммуналь хуҗалык.

Казан буенча:

Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә.

Төнлә һаваның минималь температурасы -1..-3 º. Көндез максималь һава температурасы +7..+9 º.

Татарстан Республикасы буенча:

Алмашынучан болытлы һава. Урыны белән юеш кар һәм яңгыр явачак. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә.

Төнлә һаваның минималь температурасы -1..-6 º. Көндез максималь һава температурасы +6..+11 º.

 

 

Актанышта Энгель Фәттахов җитәкчелегендә эшләүче  эшмәкәрләр Советы һәр айны эшмәкәрләр белән очрашып, районда эшмәкәрлек үсеше,  яңалыклар, дәүләт ярдәмнәре, актуаль мәсьәләләрнең чишелеше буенча фикер алыша. Һәр очрашуда Татарстан Республикасы  Икътисад министрлыгыннан, Татарстан Республикасы Эшмәкәрләргә ярдәм фондыннан вәкилләр катнаша. 29 апрель – чираттагы эшлекле сөйләшүдә Татарстан Республикасы Эшмәкәрләр фондының Координацияләү һәм эшмәкәрләр белән эшләүче вәкиллекләргә ярдәм итү бүлеге җитәкчесе Азат Фәнис улы Гарапшин катнашып, эшмәкәрләргә бирелүче максатчан дәүләт ярдәмнәре белән таныштырды, сорауларга җавап бирде.


28
апрель, 2019 ел
якшәмбе

Казан буенча:

Алмашынучан болытлы һава.

Явым-төшемсез.

Җил төньяктан секундына 5-10 метр, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр.

Төнлә минималь һава температурасы -2..-4.°     

Көндез максималь һава температурасы +6..+8.°                                            

Татарстан Республикасы буенча:

Алмашынучан болытлы һава.

Урыны белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр.

Җил төньяктан секундына 5-10 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.

Төнлә минималь һава температурасы 0..-5.°     

Көндез максималь һава температурасы +4..+9°


27
апрель, 2019 ел
шимбә

Казан буенча:

Аязучан болытлы һава. Төнлә, көндез явым-төшемнәр яңгыр рәвешендә, урыны белән юеш кар. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка таба 8-13 м/с, иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә 15-18 м/с кадәр.

Төнлә минималь һава температурасы +5..+7 ˚. Көндез максималь һава температурасы +7..+9 ˚.

Татарстан Республикасы буенча:

Аязучан болытлы һава. Яңгыр рәвешендәге кечкенә һәм уртача явым-төшемнәр, урыны белән юеш кар. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка күчә, секундына 8-13 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр.

Төнлә минималь һава температурасы +5..+10 ˚. Көндез максималь һава температурасы +7..+12 ˚, көньяк районнарда +16 ˚.

27 апрель – Татарстанда урман утырту көнендә районыбызда да агач утырту акциясенә кушылды. Матур традициягә әйләнгән әлеге эшкә бүген актанышлылар да актив кушылдылар.

Җирлекләрне яшелләндерү, урманнарны саклау, яшәртү максатында быел урманчылык 25 000 карагай, 35 000 чыршы, 185 000 нарат үсентесе әзерләде.

Иске Айман җирлегендә  авыл көне  "Бәхетемне мин синдә таптым" дигән исем белән узды быел. Җирлектәге тырыш хезмәтчәннәрнең фотоларыннан, мактау кәгазьләреннән "Гасырлар кайтавазы" дигән күргәзмә оештырылды. Авыл бәйрәме авылның хөрмәтле кешеләре Мостафиннар гаиләсенә багышланды. Бәйрәмгә Хәсәнов Рәис тормыш иптәше Лилия белән кайтып, җыр-күчтәнәчләреннән концерт куйды. Килгән тамашачы күңелле ял итеп, рухи байлык алып таралышты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International