«Сәламәтлек-2019» республика Спартакиадасы кысаларында традицион зона ярышлары 25 апрельдә узды. Быел спорт бәйрәме Минзәлә шәһәрендә булды. Чарада биш сәламәтлек саклау оешмасы командалары катнашты: Актаныш, Сарман, Мөслим, Минзәлә, Ютазы районнарының үзәк хастаханә командалары.
Медицина хезмәткәрләре ярышның алты төрендә: җиңел атлетика, бадминтон, волейбол, өстәл теннисы, шахмат, аркан тарту буенча сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш күрсәттеләр. Районара дәрәҗәдәге спорт чарасының зур масштаблылыгын һәм әһәмиятен тәэмин иткән җанатарлар да сынатмады.
Бадминтон буенча Актаныш районы командасыннан катнашучы хатын – кызлар арасында - икенче, өстәл теннисы буенча өченче урынны алды. Җиңел атлетика буенча киеренке эстафетада Актаныш хатын-кызлар командасы беренче урынны алды, ир-атлар командасы икенче урында. Ир-атлар волейбол командалары арасында Актаныш командасы өченче призлы урында.
Бу көнне спортның иң күңелле төре аркан тарту булды, хатын-кызлар командасы һәм ир-атлар командасы традицион рәвештә беренче урынны алды.
Спорт уеннары судьялыгын грамоталы оештыру нәтиҗәсендә, һәр төр ярышны бәяләү профессиональ дәрәҗәдә башкарылды, һәр спорт төре буенча призерларны гадел бүлүне тәэмин итте. Спартакиада нәтиҗәләре буенча беренче урынны Сарман районы үзәк хастаханәсе командасы алды, икенче урынны Актаныш һәм Минзәлә командасы, өченче урынны - Мөслим, дүртенче урынны Ютазы район үзәк хастаханәсе командасы алды. Спартакиада нәтиҗәләре буенча командаларга дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылды.
Актив ял итү һәм спорт ярышлары медицина хезмәткәрләрен азартлы, мавыктыргыч кешеләр итеп танытты, кызыксынулар уңай эмоцияләр тудырды, сәламәтлек саклау учреждениеләре хезмәткәрләренең бердәмлеген күрсәтте.