ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Актанышта социаль ярдәмгә мохтаҗлар өчен бәйрәм чарасы оештырылды.


31
май, 2022 ел
сишәмбе

2 июнь көнне 8:00 сәгатьтән 10 июньнең 20:00 сәг. кадәр Актаныш районы газ юлларында (Мәсәде һәм Актаныш авыллары янында) төзекләндерү эшләре барышында берникадәр газ чыгу тавышы булу ихтимал.


30
май, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының эшче яшьләр иҗаты X ачык республика телевизион фестивале старт алды "Наше время – Безнең заман»

Актанышлылар 28 май көнне Мөслим мәдәният йортын гөрләтте. Залда алма төшәр урын да юк иде.

Тынычлык эзләп Татарстанга килгән Украина халкына актанышлылар тарафыннан җыелган гуманитар ярдәм тапшырылды.

"Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию, "Ак инеш" ансамбльләре, балалар коллективлары, җырчылар, нәфис сүз осталары чыгышларын халык бертуктамый алкышлады. Актанышлылар якташларына сәнгать шедеврлары күрсәтте!

27 май көнне хакимиятнең кече утырышлар залында Актаныш районы укытучыларына тантаналы шартларда 258 заманча ноутбук тапшырылды.

Актаныш районы “Рус милли-мәдәни берләшмәсе”нең "Белые лебедушки" ансамбле Лаеш районында узган Каравон бәйрәмендә катнашты. 


26
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Актаныш районы эшкуарлары Советы кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Хөрмәтле гражданнар!

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәмохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтү

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 27 маенда иртән, көндез һәм кич белән актив атмосфера фронтлары узганда урыны белән яшенле яңгыр, көчле яңгыр, көчле җил, секундына 15-20 метр, урыны белән секундына 24 метрга кадәр көчле җил көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бушулайукҗәмәгать транспорты тукталышларына, төзелепбетмәгәнбиналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юлбилгеләреннән, электрлинияләреннәнерагракторыргакирәк.

4. Зурагачларянындабулырга, шулайукаларянында автотранспорт куяргаярамый-җилөзгәнботакларзуркуркынычтудыра.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелепкилүче яки ремонтланаторганбиналарянындамондыйкуркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Яшен вакытында:

  1. Әгәрдәсез, велосипедта яки мотоциклдаикән, яшеняшенләгәндә, хәрәкәтитүдәнтуктагыз һәм үз транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганын көтегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника да эштән чыгарга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен киткәнен көтәргә кирәк.
  2. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмасын иде, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.
  3. Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга.
  4. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.
  5. Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International