Тынычлык эзләп Татарстанга килгән Украина халкына актанышлылар тарафыннан җыелган гуманитар ярдәм тапшырылды.
Акциядә актив катнашкан мәктәп укучыларына, укытучыларга, мәктәп җитәкчелегенә, бу эштә янып йөргән Иске Сәфәр мәдәният йорты хезмәткәрләренә һәм шәхси затларга рәхмәт. Алар ярма, чәй, бәрәңге, беренчел кирәк-яраклар, кием-салым җыеп тапшырды. "Саф" һәм "Эконом" хуҗалыклары саллы гына күләмдә ит белән ярдәм итте.
"Соңгы ярдәмне апрель башларында биргәннәр иде, инде кайда барырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә дип аптырап йөри идек. Сезнең ярдәмегез бик вакытлы һәм урынлы булды. Актаныш халкына һәм әлеге ярдәмне оештырган район башлыгы Энгель Фәттаховка бик зур рәхмәт" дип рәхмәтләрен җиткерде эвакуация ноктасының җитәкчесе Айгөл Ракип кызы.
Яр Чаллы шәһәренең "Жемчужина" ял йортында бүгенге көндә 170 тән артык эвакуацияләнгән халык яши. Аларның күбесе Мариуполь шәһәреннән. Төп - өлкән яшьтәгеләр. Яшьләрнең күбесе төпләнеп, эш табып чыгып китә, ә өлкәннәрнең барыр җире юк. Биредә яшәргә мәҗбүрләр.