27 май көнне хакимиятнең кече утырышлар залында Актаныш районы укытучыларына тантаналы шартларда 258 заманча ноутбук тапшырылды.
Республика мәктәпләрендәге ноутбукларны яңарту Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Ак Барс банк тарафыннан тормышка ашырыла. Моңарчы күрелмәгән программа мәгариф өлкәсен цифрлаштыруга юнәлдерелгән. 
Тантанада районыбыз башлыгы Энгель Фәттахов республикада информацион технологияләр үсешенә зур игътибар бирелүен һәм район укытучыларын ноутбук белән тәэмин итү мәгариф өлкәсенә лаеклы бүләк булуын әйтте. Энгель Нәвап улы педагогларга олы бүләк ясаган Ак Барс Банк вәкиле- банкның социаль сектор директоры Эмиль Хәйретдиновка үзенең рәхмәт хатын тапшырды.
Район мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Гөлназа Имамразыева да Ак Барс Банк җитәкчеләренә район укытучылары исеменнән хәйрия ярдәме өчен рәхмәт җиткерде.
Ак Барс Банкның социаль сектор директоры Эмиль Хәйретдинов укытучыларга яшь буынны тәрбияләүдә заманча технологияләрне авырлыкларсыз куллануларын теләде. Киләчәктә дә Ак Барс Банк мондый хәйрия акцияләрен оештырып торачак.
Район Ак Барс Банк идарәчесе Рубин Хәмидуллин электрон җиһазларның Ак Барс Банкның хезмәт хакы проектында катнашкан мәктәп педагогларына бүләк ителүен белдерде.
Тулырак: http://aktanysh-rt.ru/news/2022-el-tatarstan-respublikasynda-tsifrlashtyru-ely/ak-bars-bank-aktanysh-rayony-ukytuchylaryna-yaa-noutbuklar-tapshyrdy