Премия кешеләргә ярдәм итә һәм тормышны яхшырта торган социаль проектларга һәм инициативаларга ярдәм итү өчен эшли. Анда волонтерлар, коммерциячел булмаган оешмалар, бизнес, ММЧ вәкилләре, блоггерлар һ. б. катнаша ала.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия Фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин һәм Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец социаль тәэминат өлкәсендә һәм мәгълүмати-аңлату сәясәте өлкәсендә балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен дәүләт тарафыннан яклау гарантияләрен тәэмин итү мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар
Президент кушуы буенча аз керемле гаиләләр өчен кертелгэн яңа түләүне 8-17 яшьлек балалары булган 25 мең гаиләнең ата-аналары алды, шуларның 8,5 меңнән артыгы "күп балалы" статусына ия
Коррупция Россия империясенең даими һәм аеруча авыр эчке проблемаларының берсе булган. Элекке ватандашыбызның Россиядәге хәлләр турындагы соравына рәсми тарихчы Н.М. Карамзин болай дип җавап биргән: «Урлыйлар».
Район башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева һәм "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия интернат" директоры Венера Хаева-Хәмитҗанова, шул исәптән директор урынбасарлары узган ел биредә ачылган күп телле мәктәпнең һәм башкорт гимназиясенең эшчәнлеге белән танышты.
1 июнь көнне Нефтекама шәһәрендә узган Татарстан һәм Башкортстан вәкилләренең очрашуында Башкортостан Республикасының Краснокама районы, Нефтекама шәһәре һәм Татарстан Республикасының Актаныш районы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек» федераль партия проекты координаторы Әлфия Когогина: «Безнең Партпроект инициативасы буенча без бөтен Россияне – экспертларны, эшлекле берләшмәләрне, төбәк һәм федераль хөкүмәтләрдән килгән коллегаларны һәм, әлбәттә, бизнес вәкилләренең үзләрен җыйдык. Чарада Дмитрий Медведев, Андрей Турчак, Сергей Собянин катнашты – гомумән, барысы да бик югары дәрәҗәдә узды».
Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында "Россия сәүдәсе" бәйгесенә йомгак ясалды. Актаныш муниципаль районы "Иң яхшы ярминкә" номинациясендә җиңүгә ия булды!
Бүген Башкортостан Республикасының Краснокама районы Нефтекама шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтаеның Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт буенча комитетының уртак күчмә утырышы уза. Утырышның темасы "Халыкларның рухиятен формалаштыруда һәм традицияләрен үстерүдә милли мәдәниятләрнең роле".
Актанышта социаль ярдәмгә мохтаҗлар өчен бәйрәм чарасы оештырылды.