Башкортостан Республикасының Краснокама районы, Нефтекама шәһәре һәм Татарстан Республикасының Актаныш районы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

1 июнь көнне Нефтекама шәһәрендә узган Татарстан һәм Башкортстан вәкилләренең очрашуында Башкортостан Республикасының Краснокама районы, Нефтекама шәһәре һәм Татарстан Республикасының Актаныш районы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы - Корылтае Рәисе Константин Толкачев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ике тугандаш республиканың дуслык һәм хезмәттәшлеге кысаларында бөтен ил санкция басымының авыр чорларын кичерә торган очрашуның мөһимлеген билгеләп үттеләр. "Безнең республикада сәнәгать, нефть тармагы, нефть химиясе яхшы үсеш алган, - дип билгеләп үтте Ф.Х. Мөхәммәтшин. – Һәм безнең хезмәттәшлек безнең икътисадны һәм тулаем Россия икътисадын ныгытачак кына. Ә безнең күпмилләтле республикаларда яшәүче халыкларның мәдәниятен, телен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу илдә тынычлык һәм татулыкны сакларга ярдәм итәчәк".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International