Актаныш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Комитеты һәм Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтаеның уртак күчмә утырышында катнашучыларны каршы алды

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Бүген Башкортостан Республикасының Краснокама районы Нефтекама шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтаеның Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт буенча комитетының уртак күчмә утырышы уза. Утырышның темасы "Халыкларның рухиятен формалаштыруда һәм традицияләрен үстерүдә милли мәдәниятләрнең роле".
Ике яктан килгән делегацияне һәрвакыттагыча актанышлылар каршы алды. Ике Республиканы аерып торган данлы Агыйдел елгасы буенда кунак итеп, җыр-биюләр белән озатты алар. 
Әлеге парламентара чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтае Рәисе Константин Толкачев катнаша.
Зур эшлекле һәм мәдәни программа әзерләнгән. Көннең беренче яртысында мәгариф, мәдәният һәм спорт буенча профильле эксперт советлары эшли. 
Депутатлар Татарстан һәм Башкортстанның «Мирас» картиналар галереясендә Татарстан һәм Башкортстан сәнгать осталарының сәнгать күргәзмәсен ачуда катнашачак, Нефтекама башкорт гимназиясе укытучылары һәм укучылары белән очрашачак
Шулай ук Николо-Березовка авылының тарихи өлешендә, Троице-Никольский храмында булып, мәдәни мирас объектлары белән танышачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International