29 октябрь көнне Казан шәһәренең "Аерым фәннәрне тирән үзләштерүче 85 номерлы мәктәбе" базасында "Цветаевские костры" регионара укулар узды.
"Лачыннар" вокаль ансамбле Казан шәһәрендә узган "Орлята учатся летать" 3 нче бөтенрәсәй патриотик һәм комсомол җыры бәйгесендә 2 нче урынны яуладылар. Ихластан котлыйбыз!
Аларга чакыру кәгазьләре кичә, ягъни 28 октябрь көнне бирелгән иде. Төнгә каршы йөрмәс өчен, озатуны иртән оештырдылар.
Дәүләт Думасы Россия Федерациясе Федераль Собраниесе палаталарының дөнья илләре парламентларына биологик коралны тыю турындагы конвенция режимын ныгыту зарурлыгы турындагы мөрәҗәгате проектын кабул итте, ул Украина территориясендә АКШ БИОЛАБОРАТОРИЯЛӘРЕНЕҢ эшен тикшерү буенча парламент комиссиясе тарафыннан тәкъдим ителде.
Хөрмәтле гражданнар!
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәмохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.
2022 елның 29 октябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә юлларның аерым участокларында бозлавык көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Бозлавык вакытында:
Шоферларга машиналар арасында дистанцияны арттырырга кинәш ителә. Туктарга кирәк булса тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педалена берничә тапкыр басып алырга, артта хәрәкәт итүче машина йөртүчеләрне кисәтү очен. Автомобильнең техник торышына, аеруча тормоз системасына, шиналарның торышына игътибар итәргә кирәк. Барлык оптика да эш шартларында булырга тиеш. Мөмкин булганча ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына узарга киңәш ителә. Хәрәкәтләнүче транспорт алдыннан йөгереп узмаска, чөнки тайгак юл аркасында автомобильнең тормоз юлы сизелерлек арта. Транспорт агымына каршы барыгыз.Игътибарлы һәм сак булыгыз!
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
28 октябрь көнне кадет интернат-мәктәбенең 50 курсанты яшьтәшләре, әти-әниләре, абый-апалары алдында тантаналы рәвештә ант бирде.
Бүген Актаныштан 12 егет өлешчә мобилизация кысаларында Казанга хәрби әзерлек үтәргә юл тотты.
«Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ДКУ оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрен кадрлар белән тәэмин итү максатыннан 2022 елның 3 ноябрендә Казан шәһәре оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрен чакырып вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздыра.
Гражданнар оборонасы буенча белешмә
Бүген Актаныштан Казандагы хәрби җыелу пунктына өлешчә мобилизация кысаларында 33 райондашыбызны озаттык. Анда алар хәрби әзерлек узачак.