29 октябрь көнне Казан шәһәренең "Аерым фәннәрне тирән үзләштерүче 85 номерлы мәктәбе" базасында "Цветаевские костры" регионара укулар узды.
Чарада илебезнең 5 төбәгеннән Татарстан республикасы, Башкортостан республикасы, Мәскәү, Түбән Новгород, Пермь өлкәләреннән катнашучылар бар иде. Шулай ук КФУда белем алучы Индия, Индонезия, Кытай, Пакистан, Сирия һ.б. студентлары рус телендә һәм үз телләренең тәрҗемәләрендә Марина Цветаева шигырьләрен башкарып, конкурсантларны тәбрикләделәр. Эшләр 6 секциядә каралды: татар теле, чит телләр, рус теле, Россия Федерациясе халыклары телләре, юбиляр шагыйрьләр иҗаты, педагогик секция.
Безнең районыбыздан да катнашучылар булып, алар үз телебездә- татар телендә чыгыш ясап, жюри тарафыннан эшләре югары бәяләнде. Байсар мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Салахов Рамил Җәмигънур улы 1 урын, Иске Кормаш мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Газизова Диләфрүз Мирхатовна 3 урын, Чуракай мәктәбенең 6 класс укучысы Салахова Таңсылу 2 урынны яуладылар.