Ленар Зарипов: "Сез бүген ант бирдегез! Ул ант кәгазьгә язылган гади генә сүзләр түгел. һәрвакытта да бу антыгызга тугры булып калыгыз"

2022 елның 28 октябре, җомга

28 октябрь көнне кадет интернат-мәктәбенең 50 курсанты яшьтәшләре, әти-әниләре, абый-апалары алдында тантаналы рәвештә ант бирде. Әлеге тарихи чарада Актаныш муниципаль район башлыгы Ленар зарипов та катнашты. 

Кадетларны ихластан истәлекле көннәре белән котлап: "Сез бүген ант бирдегез! Ул ант кәгазьгә язылган гади генә сүзләр түгел. һәрвакытта да бу антыгызга тугры булып калыгыз. Кадетлык чоры сезнең тормышыгызның иң якты, истәлекле мизгелләре булып калсын! Дусларыгызны онытмагыз, бер-берегезгә ярдәмләшеп яшәгез. Бәйрәм белән сезне!" дип теләкләрен җиткерде 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International